Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Капиталь ремонттан соң «Минзәлә батыры» көрәш һәм «Титан» атлетик заллары тантаналы төстә ачылды

Бүгенге көндә «Минзәлә батыры» көрәш залында тренер Рәмзил Бәдриев җитәкчелегендә 60 мәктәп укучысы һәм 10 студент шөгыльләнә. «Титан» атлетик залында тренер Олег Петров кул астында 40 атлетчы гер күтәрү серләрен үзләштерә.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Көрәш залын ачу тантансында традицион кызыл тасманы кисү хокукы район башлыгы Айдар Салаховка, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаевка, көрәш тренеры Рәмзил Бәдриевка һәм «Гранит» төзелеш оешмасы җитәкчесе Артур Микаелянга бирелде. 

Тасманы кисеп, эчкә узгач, килгән кунаклар көрәш залы белән таныштылар. Биредә яшь спортчылар өчен бөтен уңайлыклар да булдырылган: килеп керүгә иркен хол, шкафлар белән җиһазланган ике чишенү бүлмәсе, туалет һәм душ бүлмәләре, тренер бүлмәсе, инвентарьлар бүлмәсе һәм йомшак маталар белән җиһазланган зур иркен көрәш залы. Ачылу тантанасы көнне яшь көрәшчеләр «Спорт аэробикасы» кызлары чыгышыннан соң килгән кунакларга әлеге спорт залында ни рәвешле шөгыльләнү алымнарын күрсәттеләр. 

Айдар Салахов көрәш залы ачылу тантанасына буш кул белән килмәгән иде. Ул көрәшчеләрнең тренеры Рәмзил Бәдриевка инвентарь алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды. 

Бу көнне көрәшчеләрнең шатлыгын ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, ТР «Көрәш» федерациясе башкарма директоры, көрәш буенча атказанган спорт мастеры Марсель Таһиров, якташыбыз, көрәш ветераны, РФСРның спорт мастеры, ТРның атказанган тренеры Рәкип Фәйзуллин да уртаклашты. Алар да яшь көрәшчеләргә матур теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Марсель Таһиров:


—Республиканың бик күп районнарында булдым, тарихта мин рәсми рәвештә ачылган шушындый көрәш залын беренче тапкыр күрәм. Минзәлә төбәге республикага бик күп көрәшчеләр биргән төбәк. Көрәш ул төп һөнәр булып китә алмаска да мөмкин, ләкин әлеге спорт төре балаларга ныклы сәламәтлек, чыныгу бирә. Бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган көрәш залында егетләрнең бар көчләрен куеп шөгыльләнүен теләп калам.


Көрәш һәм гер күтәрү залларын төзекләндерүгә зур өлеш керткән «Гранит» төзелеш оешмасының тырыш хезмәткәрләре бу көнне район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Кунаклар «Титан» атлет залына да шулай ук кызыл лентаны кисеп эчкә уздылар. Зал белән таныштылар, анда шөгыльләнүче егет һәм кызлар белән аралаштылар. Айдар Салахов шулай ук тренер Олег Петровка инвентарьлар алу өчен 50 мең сумлык сертификат бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев