Капкачы Адель Минегалиев «Нефтяник»ның данын яклый
Көн темасы

Капкачы Адель Минегалиев «Нефтяник»ның данын яклый

Адель Минегалиев - яшь булуына карамастан, хоккейда зур уңышларга ирешкән Минзәлә егете.

(Минзәлә, 2 октябрь, “Мензеля-информ”, Чулпан Шафикова). Адель Минегалиев - Әлмәт шәһәренең «Нефтяник» командасының төп капкачысы. Тумышы белән егет Минзәләдән, 12 яшеннән Әлмәттә яши, «Спутник» яшьләр хоккей командасында уйный. Адель Әлмәткә хоккейчыларның күрсәтмә уеннарына алып барган һәм зур спортка юл ачкан Минзәләдән беренче тренеры Айрат Кудояровны рәхмәт сүзләре белән искә ала. Хәзер егет Югары хоккей лигасында уйный. Капкачы күп тапкырлар җанатарларның кумирына әверелә, чөнки көндәшләрнең шайбасын үз капкасына бик сирәк кертә.  

«Спутник»ның өлкән тренеры Эдуард Дмитриев интервьюларның берсендә Адельнең команда тарихында иң яхшы ышанычлылык коэффициентын күрсәтүе турында сөйли: «Ул командага һәрчак булышты. Гадәттә, әгәр бөтен команда боз өстенә төшә икән, капкачы да аны сынатмый. Адель соңгы көченнән уйнаган мизгелләр дә булды, егетләр дә аңа булышты.»

Якташыбыз 2017 елда «Ак Барс» системасындагы «Ирбис» өчен 8 матч уздырган, контракт тәмамланганнан соң Адель янә туган командасына әйләнеп кайта. Ләкин бер танылган ММЧ редакциясе егетнең кире үз командасына кайтуын икенче төрле сүрәтли: "2017 елда капкачы "Ак Барс" системасында иде, «Ирбис» өчен 8 матч үткәрде, шуннан соң Казанда, перспективасыз дип санап, аннан баш тарттылар» - диелә анда, сүз уңаеннан,  әлеге материал авторы хәтта геройның фамилиясендә дә хата җибәргән (МиНегалиев урынына МиННегалиев дип язганнар). Казанда бернинди баш тартулар да булмады, – ди Адельнең әнисе Илгизә Минегалиева: «Адель «Нефтяник» клубында тәрбияләнгән иде һәм контракт тәмамланганнан соң үз теләге белән кире кайтты».

Хәзерге вакытта «Нефтяник» Санкт-Петербургның «Динамо», «СКА-Нева» һәм Воскресенск шәһәренең «Химик» һәм «Рязань» командаларына каршы кунак матчларында. Адельгә тагын да күбрәк коры җиңүләр, уңышлар һәм яңа үрләр яулавын телибез!


Нет комментариев