Коноваловка мәктәбендә укучыларның президенты алышынды
Моңарчы укучыларның лидеры булган Илья Козин быел мәктәпне тәмамлый, киләчәген хәрби хезмәттә күрергә хыяллана.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)
Коноваловкада быел тугызынчы классны ике бала тәмамлый. Аларны олы тормыш юлына озату — мәктәптә соңгы звонок бик матур оештырылган иде. Мәктәп аларны зурлады, алар — мәктәп коллективы, укытучылар гына түгел, техник хемәткәрләр дә букетка лаек булдылар.
Мәктәп директоры Азат Гәрәев:
— Чыгарылыш класс укучыларына уңышлар гына телим. Алар нинди һөнәр алырга теләүләрен ачыклап куйдылар инде. Илья, укучылар лидеры буларак, минем уң кулым иде. Аның урынына лаеклы алмаш кала. Мәктәпнең киләчәге куанычлы, киләсе уку елына безгә дүрт бала беренче класска килә. Балалар бакчасында да тәрбияләнүчеләр күп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев