Коронавируска каршы бергәләп көрәшик
Районның оешма-учреждениеләр җитәкчеләре катнашында район башлыгы Айдар Салахов үткәргән шимбә киңәшмәсендә сүз коронавируска каршы вакцинация турында да барды.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә районында ковидка каршы вакцина ясатучылар дәрәҗәсе 17 процент тәшкил итә, республика буенча ул 19 процент. Әтрәкле, Югары Тәкермән, Наратлыкичү, Мәлкән, Урыс авыл җирлекләрендә әлеге күрсәткеч фәкать 3,2-5,3 процент тәшкил итә.
Киңәшмә барышында оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары алдында район үзәк хастаханәсенең баш шәфкать туташы Ләйлә Нуртдинова ковидка каршы профилактика чаралары һәм вакцинация турында чыгыш ясады.
–29 майга булган мәгълүматларга карасак, районда 2300дән артык кеше коронавирустан прививка ясатты, шуның 60ы үткән бер тәүлектә. Бигрәк тә районның социаль яклау учреждениеләре , район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре вакцина ясату буенча башкаларга үрнәк булып торалар, район мәдәният хезмәткәрләре дә актив ясата башладылар. Вакциналар бар, кайтып тора. Хезмәте буенча күп кеше белән аралашучыларга, аеруча мәгариф хезмәткәрләренә, төзелештә эшләүчеләргә, юл эшчеләренә, шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләргә үзләре һәм якыннары турында кайгыртырга , вакцинация мәсьәләсенә җитди карарга кирәк, – диде ул.
Табиблар 5 һәм аннан да күбрәк кеше прививка ясатырга уйлаган хезмәт коллективларына, шулай ук авыл җирлекләренә үзләре дә килә. Моның өчен мобиль төркем һәрвакыт әзерлек сызыгында. Мондый алым, иң беренче чиратта, халык өчен уңайлы: чират торасы, башка пациентлар белән контактка керәсе юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев