Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корпоратив үткәрүдән тыелып торыйк

Бүгенге көндә Минзәләдә пневмония диагнозы куелган 71 кеше дәвалау курслары үтә,шуның 23 госпитальдә.

Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ
Ә 67кешегә ОРВИ диагнозы белән больничный бирелгән.
Аларга бушлай тиешле препаратларны медицина училещесы волонтерлары һәм чирләүчеләрнең туганнары аптекадан алып китә.Бүгенге көндә 117 авыруга 254 рецепт язып бирелгән.
Бу темага мәгълүмат туплаганда район хастаханәсенең поликлиника буенча урынбасары Муса Хәбибуллиннан күпчелекне кызыксындырган сорауны бирмичә булдыра алмадык.
Муса Хәбибуллин:
-Без дә коллектив бит.Киеренке хезмәт куйганыбызны һәркем күреп тора.Бүгенге ситуациядән чыгып корпоратив үткәрмәскә булдык.Белгечләр Яңа ел бәйрәмнәреннән соң бу зәхмәтнең тагын бер күтәрелүен көтәләр.Нигә ,тыелып кала алгач,гомуми статистиканы бозмас өчен һәркем үз өлешен кертмәскә тиеш.Бәйрәмне гаилә белән дә истә калырлык үткәрергә була бит.#Бәйрәмне табиблар белән каршыламагыз дигән чакыруга безнең коллектив та кушыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев