3нче мәктәптә тугызынчы сыйныф укучыларының өченче дәресе бүген математика, хәтта рус теле дә түгел иде. Сәгать 10да парламент дәресе башланды. Аны VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үткәрде.
Әлфия Когогина үзенең депутат эшчәнлеге, Дәүләт төзелеше һәм законнарның ничек кабул ителүе турында сөйләде. Шулай ук ул булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына чын сәясәтченең нинди булырга тиешлеге турында киңәшләр бирде һәм президентлыкка кандидат булу өчен нәрсә кирәклеген ачыклады.
Депутат Минзәлә укучыларын дискуссиядә актив катнашканнары, кызыксынучанлыклары һәм ачыклыклары өчен мактады. Укучыларга да бу дәрес ошады.
Алексей Сидоров:
- Кызык булды, Дәүләт турында күп нәрсә белдем. Мин имтиханнарда җәмгыять белемен бирмәсәм дә, дәрес бушка узмады.
Ләйсән Тимергалиева:
- Мин җәмгыять белеме буенча имтихан тапшырам һәм бу дәрес минем өчен бигрәк тә файдалы булды. Дәресләрдә үткән материалларны кабатладык, белемнәребезне тулыландырдык.
Гадел Шәймөхәммәтов:
- Бу дәрес турында минем фикерем – уңай. Дәүләт Думасы депутаты безгә килгәне, дәүләтебез турындагы күзаллауларны үстерү өчен үз вакытын кызганмаганы өчен рәхмәтлемен.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев