Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Мөфәккиха әбинең хыялы чынга ашар!

Быел Гөлек авылына асфальт юл салына башлады.

(Минзәлә, 24 сентябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Урыс авыл җирлегендәге Гөлек юлы җирлектә үткәрелүче һәрбер отчет җыелышында күтәрелми калмый иде. Чөнки халыкның үзәгенә үткән проблема иде ул. Моннан тыш әлеге юл мәсьәләсе буенча “Халык контроле”нә дә авыл халкы исеменнән берничә тапкыр мөрәҗәгать кергән иде. Гөлек авыл халкы исеменнән 90 яшьтән узган тыл ветераны Мөфәккиха Камалова шушы проблема хакында хатлар язып хәтта ТР Президентына да мөрәҗәгать иткән иде.
Фазыл Мәүлин, Урыс авыл җирлеге башлыгы:
–Быел әлеге участокта, Гөлеккә керә торган юлның бер өлешенә, ягъни 1,7 км юлга, асфальтның беренче каты салынды. Хәзер Урыс авылындагы Мәктәп урамына асфальт салуга әзерлек эшләре алып барыла.
Әлеге Минзәлә–Боерган–Гөлек автомобиль юлында эшләр 3 елга планлаштырылган, барлыгы 6,2 км да реконструкция эшләре башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев