Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов вандалларны табарга кушты
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов вандалларны табарга кушты

Шушы көннәрдә Ленин паркында билгесез кешеләр яңа бәдрәфтәге җиһазларны җимерделәр, елга яры буендагы эскәмияне ваттылар.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Минзәлә шәһәрендә территорияләрне, паркларны, скверларны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла, акча һәм көч сарыф ителә. Ләкин, кызганычка каршы, барлык кешеләр дә моны кадерләми. Бездә вандаллар да бар, алар Ленин паркында яңа бәдрәфтәге җиһазларны, Минзәлә елгасы буендагы эскәмияне ватканнар.

—Гаеплеләрне табып, җаваплылыкка тартырга кирәк! Кешеләрне яшәгән шәһәребезне яратырга һәм башка кешеләрнең хезмәтен хөрмәт итәргә чакырам, — дип яза район башлыгы Айдар Салахов үзенең социаль челтәрдәге битендә.


Нет комментариев