Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районының Тупач ааылында социаль объектлар ачылды

Тупач авылы халкы өчен чын бәйрәм булды бу көн.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)

Татпортребсоюзның кибете ачылды, ФАП бинасы әзер, документлары әзер булуга ул халыкка медицина хезмәте күрсәтә башлаячак.

Мәчет бинасын яңарту дәвам итә, эчке ягы ак материал белән эшләнгән, яңа гына күтәрелгән манара күз явын алырдай материалдан эшләнгән.

Социаль объектларны ачу тантанасында Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, БлагоДарение фонды директоры Фәрит Салихов, аның улы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов, күп санлы кунаклар авыл кешеләре катнашты.

Сценарий шундый шәп төзелгән иде, нигезе Салиховлар нәселен данлауга багышланды.Чынлап та Тупач авылы кызы Нурия ханым булмаса, БлагоДарение бирергә керер идеме дә, авылны яңартуга җиң сызганып тотыныр идеме?!Фәрит Салихов та үз чыгышында бу хакта бар кешегә җиткерде.

Актаныштан килгән Баламушкин ансамбле чыгышы нык күтәренкелек өстәде.

Соңыннан кунаклар Авыл көнендәге ярышларны карап хозурландылар.

Биредәге барлык аттракционнар, хәтта балаларга туңдырма бушка иде. Ярышларның һәр төрендә җиңүчеләр яхшы призлар белән бүләкләнделәр.Благодарение фонды елдагыча бәйрәмнең төп иганәчесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев