Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә шәһәрендәге эшләмәгән кое чокыры күмелде

Социаль челтәрләрдә Минзәлә шәһәрендәге ташландык коеның ишелүе хакындагы хәбәр чыгуга, җирле властьлар тиз арада проблеманы хәл итте.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Тапиков урамындагы ул коеның бурасы агачтан эшләнгән. Күп еллар шул тирәдә яшәүчеләргә файдалы су чыганагы булып торган.Вакыт үзенекен итә, су челтәре сузылгач аннан файдаланмый башлыйлар, бурасы черегәч, җир ишелеп, анда чокыр хасил булган.
Рамил Шәйсуваров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе:
-Язма мөрҗәгать керүгә МУП "Чиста шәһәр" көче белән әлеге чокырны күмеп куйдык.Тормыш булгач, проблемалар туып тора.Шәһәр хуҗалыгына кагышлы проблемаларга тап буласыз икән, коммуналь предприятияләргә, безгә язмача мөрәҗәгать итегез. Алар барысы да контрольгә алына. Барлык проблемалар да иртәме, бераз соңракмы барыбер хәл ителәчәк.
Бездә су челтәрләре өчен Коммуналь челтәрләр, күпкатлы йортлар һәм аларга караган ишек аллары өчен Идарәче компания, шәһәр урамнарындагы тәртип өчен "Чиста шәһәр" җавап бирә.Алар үз бурычларын үтәрлек дәрәҗәдә, коралландырылган комплектлаштырылган.Аларны техник коралландыру дәвам итә. Бергәләшеп - яшәүчеләр һәм хезмәт күрсәтүчеләрнең уртак көче белән шәһәребезне матурайту өчен алга таба да тырышып эшлик дигән теләктә калам.
Быел коммуналь хезмәтләр оешуга йөз ел булды. Һәр коллективны юбилей белән чын күңелдән котлыйм! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев