Фестиваль татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үтте.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
1нче урта мәктәптә әлеге фестивальне уздыру матур бер традициягә әверелеп килә. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә укучы балалар Г.Тукай сүзләренә язылган җырларны, шигырьләрне башкаралар, әсәрләрен сәхнәләштерәләр, рәсемнәр ясыйлар. Шул рәвешле әлеге иҗади конкурс туган тел бәйрәменә әверелә.

Лилия Гайнуллина, 1нче урта мәктәпнең татар теле укытучысы:
—Конкурс-фестивальгә 103 рәсем, 33 шигырь, 10 җыр һәм 7 сәхнәләштерү кабул ителде. Фестивальдә «Нәфис сүз», «Җыр», «Рәсем», « Театр сәнгате» номинацияләрендә җиңүчеләр катнашты. Укучылар Г. Тукайның шигырьләрен сәнгатьле сөйләүләре, сәхнә әсәрләрен искиткеч оста уйнаулары, җырларын моңлы башкарулары белән тамашачыларның игътибарын яулап алдылар. Фестиваль «Туган тел » җырын күмәк рәвештә башкару белән тәмамланды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев