Ул Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы инициативасы белән үткәрелде.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Алексеевск районында күп еллар дәвамында мөгезле эре терлектән ит җитештерү белән шөгыльләнгән, үз эшен фәнни дәрәҗәгә күтәргән Олег Гайнуллин лекция укыды.
Ремпубликаның төрле районнарыннан тема белән кызыксынып килгән дистәләгән (Минзәлә фермерлары бу юнәлештә эшләргә җыенмыйлар, бугай) эшмәкәрне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләде.
Алмаз Гамиров, авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек бүлеге киңәшчесе:
-Бу укуны Минзәлә төбәгендә фермалар соравы буенча оештырабыз. Итчелек- перспективалы юнәлеш.
Ике көн дәвамында фермерларга укудан тыш шәһәр белән танышу мөмкинлеге дә тудырылачак.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев