Минзәләдә җәлилчеләрне искә алдылар
Минзәлә театры артистлары башкаруында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләре һәм Бөек Ватан сугышы турында җырлар яңгырады.
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Минзәлә шәһәренең Муса Җәлил паркында 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән җәлилчеләр истәлегенә чара узды.
Үзенең чыгышында Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева герой-шагыйрьнең һәм аның иптәшләренең үлемсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак һәм буыннан-буынга белән тапшырып барылачак, дип билгеләп үтте.
Шагыйрьнең биографиясе һәм аның фронтка китәр алдыннан Минзәләдә булуы турындагы мәгълүматлар белән педагогика көллияте бинасында урнашкан Муса Җәлил мемориаль музее директоры Энже Данилова уртаклашты.
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театрының баш режиссеры Булат Бәдриев, нинди генә авырлыкларга карамастан, Муса Җәлил һәм аның иптәшләре үз Ватанына, халкына һәм вөҗданнарына тугры калдылар, дип билгеләп үтте.
Чарада катнашучылар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, театр артистлары концерт программасын тәкъдим иттеләр. Алар шагыйрьнең халык арасында мәхәббәт яулаган үлемсез әсәрләрен укыдылар һәм Бөек Ватан сугышы турында җырлар башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев