Реклама
Көн темасы
Минзәләдә Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан яшьләр митингы узды
Чаралар шәһәрнең ике паркында булды
Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Минзәләдә шәһәр мәктәпләре һәм урта махсус уку йортлары укучылары катнашында митинг узды. Тантаналы формада киенгән егетләр һәм кызлар колонналары Карл Маркс урамында Муса Җәлил паркына керү урыны янында җыелды.
Монда фронтка китәр алдыннан Минзәләдә хәрби-сәяси курсларда укыган герой-шагыйрьне искә алдылар. Аның исемен йөртүче Минзәлә педагогика көллиятендә урнашкан Муса Җәлил мемориаль музее мөдире Энҗе Данилова шагыйрьнең һәм аның көрәштәшләренең үлемсез батырлыгы турында сөйләде.
Җәлил һәйкәленә чәчәкләр дә салынды.
Шуннан соң митингта катнашучылар, колонналарга тезелеп, шәһәрнең үзәк урамнары буйлап Җиңү паркына таба хәрәкәт итте.
Биредә катнашучыларны Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм районның хәрби комиссары Сергей Владимиров сәламләде.
Үзләренең чыгышларында алар совет халкының бөек батырлыгы безнең һәрберебез өчен никадәр әһәмиятле булуына һәм бу турында истәлек мәңге сакланырга тиешлегенә басым ясадылар.
«Ялкын» яшьләр үзәге вәкилләре фашист Германиясен Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган сценка әзерләделәр.
Яу кырында Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алып, митингта катнашучылар һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев