Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә «Тормышка 10 000 адым» акциясенә махсус хәрби операциядә катнашучы кушылды

Чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде

Минзәләдә мәктәп укучылары, урта махсус уку йортлары, гомуми белем бирү һәм спорт учреждениеләре коллективлары катнашында “Тормышка 10 000 адым " акциясе узды.

Чарага старт район мәдәният сарае янында бирелде. Башта катнашучыларны Минзәлә районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Фаяз Хизбуллин, үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары Муса Хәбибуллин, «Олимп» спорт мәктәбе тренеры Антон Лаврентьев сәламләде.

Шуннан соң катнашучылар Минзәлә елгасы яр буена таба хәрәкәт иттеләр.

Акциягә шулай ук яраланып кайткан махсус хәрби операциядә катнашучы да кушылды.

- Үсеп килүче буын сәламәт, көчле, тәне һәм рухы да ныклы булырга, Ватаныбызны яратырга тиеш. Шуңа күрә мондый акцияләрне үткәрергә кирәк, - дип ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. Сүз уңаеннан, ул маршның соңгы ноктасына иң беренче булып барып җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев