Минзәләдә җыелган гуманитар ярдәм махсус хәрби операция барган зонага озатылды
Минзәлә шәһәрендә гуманитар ярдәм «Донна Роза» кибетендә һәм Октябрьская урамы, 6 адресы буенча урнашкан бинада (Мирная остановкасы) җыела.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Район халкыннан җыелган гуманитар ярдәмне волонтерлар билгеле бер күләмдә туплангач, махсус хәрби операция барган зонага озаталар. Шушы көннәрдә «Донна Роза» кибетендәге пунктта җыелган гуманитар ярдәм, посылкалар солдатларга җибәрелде.
Марина Зайнутдинова, волонтер:
—Гуманитар ярдәм белән булышкан һәр кешегә зур рәхмәт. Носки, тушенка, яшелчә, салфетка, тәм-томнар алып килделәр, акча белән ярдәм иттеләр. 450 пакет коры аш җибәрдек. Бу 1350 порциягә якын. Барысы да ит белән. Яшелчәләр белән авыл җирлекләре ярдәм итте. Тырыш хуҗабикәләр аларны киптерде. Гуманитар ярдәмне Минзәләдән икенче пунктка алып бару өчен машинаны Николай Степанов бирде. Тартмаларны машинага авыл хуҗалыгы студентлары ташырга булышты. Шулай ук Рөстәм Әхмәтов һәр гуманитар ярдәм җибәрүдә булыша. Икенче пунктка барып, бу әйберләрне икенче машинага бушатыша.
Чын күңелдән һәм егетләребезгә ярдәм йөзеннән җыелган әлеге кирәк-яраклар исән-имин генә үз адресатларына барып җитәр дип ышанып калабыз.
Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Егетләрдән кергән запросларны волонтерлар телеграмдагы үз гуппаларында урнаштырып, җыелган әйберләргә отчет ясап баралар. Ярдәм җыю пунктлары алдарак әйтеп кителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев