Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләлеләр фронттагы якташларына ярдәмне киметмиләр

Бердәм булганда гына җиңүне тизрәк якынайтып була

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ) 

Минзәләлеләр фронттагы якташларыбызга төрлечә ярдәм итүләрен дәвам итәләр.

Луиза Токарева куллары аша Украинадагы хәрби операция башлагач, тонналаган чәкчәк ясалгандыр инде. Аңа ингриедентларны төрле кеше китерә. Аерым төркемдә утыручылар аларның һәрберсе хакында хәбәрдар. Яңа гына Тимерхан Миргаязов 100 кило он, бер фляга бал китергән. Халкыбыз коры ашлар да, эчке киемнәр дә, инструментлар да, башка кирәк- яраклар җибәрүдән дә туктап тормый.

Коноваловка авылы кешеләре Сәрия Билалова һәм аның фикердәшләре янына тупланып, маскировка челтәре үрү белән беррәттән, фронттагы авылдашларыга мөһим кирәк- ярак алырга торымнан- торымга акча җыялар.

Сугыш кырындагыларга үзләреннән өзеп итүчеләр бик яхшы аңлый: бердәм булганда гына җиңүне тизрәк якынайтып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев