Чараны Иске Маҗын авылы мәдәният йорты оештырды
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Иске Маҗын авылында урнашкан Минзәлә кадет мәктәбендә укучы һәм аның тулай торагында яшәүче балалар «Әкиятләр дөньясында» акциясендә катнаштылар.
Наталья Елхова, Иске Маҗын авыл мәдәният йорты мөдире:
- Кадет интернат-мәктәбе тулай торагында яшәүче балалар белән викторина үткәрдек, әкиятләр һәм әкият геройларын искә төшердек. Барлык катнашучылар да кызыклы сорауларга җавап бирделәр, әкиятләргә багышланган презентация карадылар. Викторина барышында җиңүчеләр ачыкланды, аларга татлы призлар тапшырылды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев