Минзәлә мәчетендә Ураза Гаете намазы укылды
Көн темасы

Минзәлә мәчетендә Ураза Гаете намазы укылды

Мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае тәмамланды

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Бүген иртәннән Минзәлә шәһәре мөселманнары мәчеткә Ураза Гаетенә катнашырга дип җыелдылар.

Аларны котлап, район башлыгы Айдар Салахов:

- Әлеге чаралар халкыбызның бердәмлеген ныгытуда һәм үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирүдә зур роль уйный, дип билгеләп үтте, район мөселманнарына саулык-сәламәтлек, имин тормыш теләде.

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков та хөтбәдә булганына шөкер кыла белү, якыннар белән яхшы мөнәсәбәттә булу, яшәгән тирәлегебезне чисталыкта тоту мөһимлеген искәртте.

Шулай ук ул мәчет каршында курсларга йөрүче шәһәребез мәктәпләре укучыларына һәм намазга килгән нәниләргә махсус бүләкләрен тапшырды. Ә гимназиянең 7 сыйныф укучы Айнар Халиуллин “Әлвәдаг” башкарды.

Гает намазына шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев һәм район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев та килделәр.

 

 


Нет комментариев