Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә мөселманнары велойөрешкә чыкты

Чарада 8 кеше катнашты.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә мөселманнары бүген өйлә намазы укыганнан соң велойөрешкә чыкты.

Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе: 

- Әлеге күркәм чараны якынлашып килүче Корбан гаете хөрмәтенә Минзәлә мәчетенә йөрүчеләр белән бергәп үткәрдек. Маршрут мәчеттән алып "Кояшкай" лагеренә хәтле булды. Велойөреш барышында паркларга, "Урман" чишмәсенә кереп чыктык. Барлыгы 11,40 км үтелгән, - дип хәбәр итте.

Чарага шулай ук Калморза авылы имам-хатыйбы Рафаэль хәзрәт Нуриев та килгән иде. 

"Велосипедта шәһәрне урап чыгарга менә дигән мөмкинлек булды", дип билгеләп үтте ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев