Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Минзәлә районы башлыгы наркотиклаштыруга каршы комплекслы көрәшергә дигән бурыч куйды

Яшьләр өчен кызыклы чаралар мөмкин кадәр ешрак булырга тиеш

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов наркотиклаштыруга каршы комплекслы көрәш алып баруның мөһимлеген искәртте.

- Чаллы кебек зур шәһәр белән янәшә урнашканбыз, урта уку йортларында читтән килгән студентлар да белем ала. Шуңа күрә мөмкин кадәр бигрәк тә яшьләр арасында - тулай торакларында, уку йортларында, мәктәпләрдә профилактика эшен көчәйтергә кирәк. Бер, ике атна саен яшьләр арасында кызыклы чаралар, ярышлар үткәрергә кирәк. Үзара аралашсыннар, бергәләп файдалы әйберләр белән шөгыльләнсеннәр. Әгәр дә хәвеф-хәтәр төркеме барлыгын сизеп алабыз икән, димәк алар белән эшне көчәйтү мөһим. Хокук саклау органнарына да уяулык саклау мөһим.  Шул рәвешле яшьләргә начар гадәт йокмасын өчен барысын да эшләргә тиешбез, - диде ул.

Бу хакта район башлыгы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән ВКС режимындагы республика наркотикларга каршы комиссиянең җыелышыннан соң белдерде. Җыелыш барышында Президент республикада наркотиклар таралу буенча ситуациянең имин булмавын, әлеге негатив күренешнең ил куркынычсызлыгына янавын искәртте.

Әлеге җыелыштан соң Айдар Салахов “районның да наркотикларга каршы көрәш программасын яңартырга кирәк”, диде.

сан

Комиссия утырышында 2021 елның беренче яртыеллыгында республикада наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр белән агулану нәтиҗәсендә 76 кеше үлүе турында хәбәр иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев