2007-2009 елгы малайлар һәм кызлар арасындагы ярышларда барлыгы 24 команда катнашты.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")
Тренерлар Рөстәм Хәмидуллин, аталы-уллы Фәнияр һәм Данис Гәрәевләрдә шөгыльләнүче балалар билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә Минзәлә районы данын якладылар. Турнир Мөслим авылында узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Вячеслав Севрюков (мәктәп-интернат) 48 кг.га кадәр авырлык категориясендә икенче урынны яулады, 32 кг. га кадәр авырлык категориясендә Герман Сәлимов (Калтак) 3 нче урынны алды. Тренерлар шулай ук турнирга баруда Минзәлә интернат-мәктәбе директоры Нурһади Гыйльфанов ярдәм күрсәтте, дип хәбәр итәләр.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев