Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында чираттагы спорт мәйданчыгы ачтылар

Тантана Иске Иркәнәш авылында узды

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) ТР Минзәлә районының Иске Иркәнәш авылында “Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү” программасы нигезендә спорт мәйданчыгы ачылды.

Тантанада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Чухланцев авыл җирлегендә яшәүчеләрне әлеге тантанада катнашучыларны котлап:

- Сезне әлеге программага эләгеп, шушындый мөһим социаль объектка ия булуыгыз белән котлыйм. Сездән аңа хәзер сак каравыгыз сорала, шул ук вакытта, ул буш тормасын, биредә кызыклы чаралар үткәрелсен, - дип билгеләп үтте.

Иркәнәш җирлеге башлыгы Илгизәр Камалов хәбәр иткәнчә, җирлектә әле 4 авылда – Яңа Иркәнәш, Тегермәнче, Кызыл-Төбәк һәм Ятуда хөкүмәт программасы нигезендә яктырткычлар да куелды.

Авыл халкын әлеге куанычлы вакыйга белән котларга шулай ук район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Роберт Шакиров һәм “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе Камил Шәймәрданов килделәр.

Спорт мәйданчыгы ачылгач, Иркәнәш егете Данил Ныров, Калтак мәктәбе физкультура укытучысы Фәнияр Гәрәев һәм Иркәнәш җирлеге ветераннар советы рәисе Хәмзә Лотфуллин туп белән футбол, баскетбол уйнап алдылар.

Аннан соң җирле мәдният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Яңа ел тамашасы да күрсәтелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев