Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә районында уку алдынгыларын котладылар

Бүген Минзәлә районы мәдәният сараенда уку алдынгыларын һәм активистларны котладылар.

(30 декабрь, Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). Бүген район мәдәният йортында белем бирү оешмаларының иң яхшы укучылары – отличниклар һәм активистлар өчен бәйрәм оештырылды.

Минзәлә районының «алтын фонды»на котлау сүзләрен район башлыгы Айдар Салахов ирештерде :«Ел ахырында без укуда уңышларга ирешкән балаларны котларга җыелабыз. Гадәттә, бу чараны драма театры бинасында уздыра идек, әмма сәләтле балалар саны арта бара, быел театрда урын җитмәс иде. Ел саен отличниклар саны арта, бүгенге көндә алар, активистларны санамыйча, 225 кеше. Сез, отличниклар, район планкасын тотарга тиеш! Олимпиадаларда катнашыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, мәдәни чаралардан читтә калмагыз! Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән!»

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, конкурсларда, конференцияләрдә, спорт ярышларында, яшьләр хәрәкәтләрендә җиңүчеләр һәм призерлар исемлеген игълан итте (бу хакта аерым яңалык материалы чыгачак) һәм укучыларны бәйрәм белән котлады: «Хөрмәтле укучылар, әти-әниләрегезне, педагог-остазларны яңа казанышлар, җиңүләр белән сөендерегез! Сез көч һәм энергия белән тулы, искиткеч җиңүләр, омтылышлар һәм казанышлар вакытында яшисез. Һәрвакыт җиңүгә, өскә, белемгә омтылыгыз!»

Укудагы тырышлыклары өчен балалар бүген чын-чынлап күңел һәм тән белән ял итү мөмкинлегенә ия булдылар: алар өчен "Син супер!” тапшыруының финалисты Данила Новиков җыр башкарды, искиткеч театр тамашасы куелды, балаларга татлы бүләк җыелмалары һәм бассейнга, боз сараена, «Олимп»спорт мәктәбенә бушлай йөрү өчен абонементлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X