Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә театры быел нәниләрне “Белоснежка һәм гномнар” әкияте белән сөендерә

Инде менә күп еллар дәвамында Минзәлә татар дәүләт драма театры Яңа ел алдыннан Минзәлә балалары өчен әкият куя, фойеда Чыршы тирәли уен-көлкеле тамаша оештыра


 (Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”) 
Быел режиссер Дамир Самирханов җитәкчелегендә “Белоснежка и гономы” дип аталган әкият сәхнәләштерелде. Рольләрне нигездә театрның яшь артистлары башкара. Сикергәләп йөрүче зур кишертоткан ак куян, сөйкемле һәм яхшы күңелле Белоснежка нәни тамашачыларның күңелен әкият башында ук яулап ала һәм спектакль дәвамында алар шул персонажлар өчен янып-көеп утыра. Зәвыклы матур күлмәк кигән королеваның, аның янында каркылдап утыручы кара киемле карганың тискәре персонажлар булуын бик тиз аңлап ала балалар. Тылсымлы сүзләр нәтиҗәсендә сәхнәдә чәчәкләр үсеп чыгу, кар яву, гномикларның бер-бер артлы сәхнә уртасындагы тишеккә тылсымлы таш эзләп төшеп китүләре балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә соклану һәм кызыксыну уята. Әлбәттә боларның барысын да үз күзләрең белән барып күрергә кирәк. 
Фойеда әйләнә торган Чыршы тирәсендәге тамаша шулай ук уңай һәм тискәре заманча геройларга бай. Әлеге тамашаның сценарий авторлары – Рөстәм Зиннуров һәм Диләрә Кәримуллина.Җен-пәриләр, Убырлы карчыкларга алмашка ГарриПоттер, Кальмар уены, мультфильм геройлары килә. Нинди генә геройлар булмасын – артистларыбыз аларны ышандырырлык итеп уйный. Ә балалар аларга кушылып Тик-ток трендларын башкара, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнә. Ә менә Кыш бабай белән Кар кызы – алыштыргысыз. Аларның үзләре янына чыгуын балалар зур түземсезлек белән көтә. Шигырь сөйли, бүләкләр ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев