Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә театры Пушкин әсәрен сәхнәләштерде

Минзәлә театрында тагын бер премьера булды.Гастрольләр бик аз булгач, артистлар арасында иҗади атмосфера тоту кирәктер ул.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Бу спектакльнең репертуарда киң урын аласына ышаныч күп түгел, әмма тәвәкәлләп олы темалар күтәргән әсәргә алыну мактауга лаек.Авторы кем бит әле- бөек рус шагыйре Александр Пушкин.Аның "Кечкенә трагедияләр"ен укыган кеше бик сирәктер, билгеле .Режиссер Тимур Шәрәфетдинов куйган " Хәтәр мәҗлес,Пир/Чума"әсәрендә театрның сафта булган труппасы тулы составта уйный.Яшьләр өчен, бәлки, модерндыр, әмма классикада ,бигрәк тә ,татарча әсәрләрдә тәрбияләнгән тамашачы буларак спектакльне кабул итү җиңел булмады.Режиссер тамашачыга җиңел булсын өчен аны шартлы төстә өч темага бүлгән.Азгынлык. Комсызлык. Көнчелек.Килешегез, бүгенге көн өчен дә актуаль темалар.Әмма бу темаларны ачу өчен артистларны суда әвәләүне генә кабул итә алмадым, үзем.Спектакльгә килгән мәктәп укучыларына исә нәкъ менә эффет һәм рэп стилендә биюләре һәм, билгеле инде, Рөстәм Зиннуровның җырлавы ошаган.Миңа да аның Рәисе ошады.Кимчелекләрен дә эзләп карадым, бәйләнә алмадым.Ә артистлар уйнавында кимчелекләр җитәрлек.Монологларны яхшырак ишетим дип, алгарак та барып утырдым хәтта.Юк инде, тел болгана.
Өч теманы өч төркем артистлар ачты.Шулай булгач моны ярыш дип карарга буладыр.
Җиңүчеләр- Дон Гуан (татар театры рус классикасына тартылса, рус классиклары үз геройларына испан исемнәре биргәннәр.Шулай итеп үзләрен алдынгы карашлы итеп күрсәтәсе килде микән?!)рольне Ринат Бәдретдинов башкара,Руслан Әхмәтҗановның Лепореллосы,Динара Акматованың Лаурасы,Илмир Кашаповның Дон Карлосы,Индира Гайфуллинаның Донья Аннасы.
Һәр текст, уен кешедә эмоция тудырырга тиеш.Минем әлеге моментка бер генә эмоция- суга аунаган артистларны кызгану.Мин моны аларны түбәнсетү дип кабул иттем.Кара каргаларны Минзәлә артистлары бер уйнаган иде, монысында кара киемдә руханилар.Кайсы дин икәнен караучылар аңлагандыр.Туйдырды бу караңгылык.Артистлар уйный ала, ә тамашачы күңеле хакында кем уйланыр.Режиссер үз күңелен бушатты, ә тамашачы аны кабул итәрме???Әллә бу иҗат лабораториясе генә булдымы?! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев