Минзәлә водозаборында монтажлау эшләре бара
Көн темасы

Минзәлә водозаборында монтажлау эшләре бара

Шәһәрдәге социаль әһәмияткә ия булган төзелеш һәм капремонт барган стратегик объектларның берсе – водозабор.

Су сыешлыкларын пескоструй ысулы белән чистарту эшләре төгәлләнгән. Хәзер аларны  буяуга әзерлек эшләре башкарыла. Моның өчен Бельгиядә җитештерелгән буяулар кайтарылган. Киләсе атнада буяу эшләренә керешү планлаштырыла.

Подрядчылар тарафыннан демонтаж эшләре дәвам итә, шул ук вакытта монтажлау эшләре бара.

Әлеге объектта эшнең барышы белән танышканда район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев подрядчылар һәм заказчы оешма алдында торган бурычларга тукталды. Эшләрнең графиктан тайпылмавына ирешүне бурыч итеп куйды.


Нет комментариев