Минзәләдә алдынгы укытучыларны бүләкләделәр
Укытучы һөнәре һәммәбезгә дә кечкенәдән үк таныш. Алар ак кәгазьдәй сабый күңеленә белем орлыклары иңдерүче, тәрбия бирүче остазлар, хөрмәткә ия затлар. 5 октябрь – Укытучы көне уңаеннан район мәдәният сараенда зур казанышларга ирешкән районыбыз укытучыларын, тәрбиячеләрне, белем бирү өлкәсендә хезмәт куйган хезмәткәрләр хөрмәтләнде.
(Дифиза Нуриева, Минзәлә-информ)
Педагогларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Айдар Салахов тәбрикләде:
–Ел саен, Укытучылар көне уңаеннан без очрашып, алдынгы хезмәткәрләрне зурлыйбыз. Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә сез, укытучылар, бик күп көч куясыз. Әлбәттә бу шулай ук коллектив хезмәт, ата-аналар, гаилә, тәрбиячеләр һәм тренерлар хезмәте дә. Һәркемнең күз алдында: соңгы елларда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада, шул исәптән районда глобаль программалар тормышка ашырыла, мәгариф өлкәсенә дә күп акчалар тотыла. Районда яңа балалар бакчалары сафка басты, төзекләндерелде. Мәктәпләр капиталь ремонт кичерде. Шулай ук спорт корылмалары, мәдәният объектлары елдан ел арта бара – болар барысы да үсеп килүче буын – балалар комплекслы тәрбия алсын өчен эшләнә.
Соңыннан Айдар Салахов балалар тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагогларны “Татарстан Республикасы мактаулы остазы” билгесе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы, рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шулай ук бертөркем педагоглар район башлыгының мактау грамотасына һәм рәхмәт хатларына ия булдылар.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев та педагогларны бәйрәм белән котлады. Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә зур уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләренә район мәгариф бүлеге җитәкчесенең мактау грамотасын, рәхмәт хатын тапшырды.
Шулай ук бу көнне уку йортларын тәмамлап, район мәктәпләренә, балалар бакчаларына укытучылар, тәрбиячеләр булып кайткан яшь педагогларны да сәхнә түренә чакырдылар.
Мәгариф хезмәткәрләре оешмаларының территориаль профсоюз рәисе Флора Иванова да профсоюз тормышында актив булган мәгариф хезмәткәрләрен, коллективларны билгеләп үтте, грамоталар тапшырды.
Бәйрәм балаларның җырлары, биюләре белән бергә үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев