Минзәләдә Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләп үтелде
Көн темасы

Минзәләдә Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне билгеләп үтелде

Район Мәдәният сараенда хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде.

 (Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе, район чакырылыш комиссиясе рәисе Камил Нәҗмиев ачып җибәрде:

–Хәрби Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү – ул чыныгу, ныгу мәктәбе дә. Россия армиясе сафларында хезмәт итә башлауга сез Ватанны саклаучыларга әвереләсез.. Безнең районнан язгы чакырылышта 30 дан артык егет чакырылачак. Шушы көннәрдә 2 егет армиягә китте инде. Илебезнең куәте сезнең хәрби бурычыгызны ничек үтәвегездән тора. Шуңа күрә сезнең Ватан алдындагы бурычыгызны

намус белән үтәп, үзегезнең әзерлегегезне күрсәтеп, исән-имин туган якларыгызга әйләнеп кайтуыгызны телим.

Районның хәрби комиссары Сергей Владимиров РФ Президенты Владимир Путинның гражданнарны апрель-июльдә хәрби хезмәткә чакыру турындагы указын һәм РФ оборона министры Сергей Шойгуның граҗданнарны хәрби хезмәткә чакыру турындагы приказын укыды.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга дин әһелләре – иерей Роман атакай Храмутичев, Рәмзил хәзрәт Садыйков теләкләрен җиткерделәр.

Хәрби бурычларына тугры калып, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар яшь буынга өлге булып тора. Сәхнә түрендә шуларның икесенә – Валерий Комар һәм Флүс Усмановка Бөтенроссия ветераннар оешмасы дипломы тапшырылды.

Призывниклар көненә багышланган чарага чакырылган запастагы майор Сергей Ефремов, диңгезчеләр җәмгыяте рәисе Наил Гайниев  булачак солдатларга үзләренең киңәшләрен җиткерделәр, район, республика данына тап төшермичә хезмәт итеп кайтуларын теләделәр.

Ата-аналар исеменнән Лилия Хуҗина чыгыш ясады:

–Улларыбыз армия хезмәтенә китә. Бу тормышта җитди этап, моны һәркем үтәргә тиеш. Сезгә ныклы сәламәтлек, ихтыяр көче телим, сынатмагыз, лаеклы хезмәт итегез. Без сезне көтеп калабыз, - диде ул.

–Илебез, туган җиребез өчен лаеклы хезмәт итәргә сүз бирәбез,– диделәр хәрби хезмәткә язгы чакырылучылар исеменнән чыгыш ясаган Нәркиз Хисмәтуллин һәм Денис Сәйфиев.

Язгы чакырылышта Хәрби Кораллы Көчләр сафларына районыбыздан китәчәк егетләр сәхнәгә күтәрелде. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Нет комментариев