Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә чаңгы ярышлары узды

"Лесной" чишмәсе янында чаңгы трассасында чаңгы спорты буенча ярыш узды.

(8 гыйнвар, Минзәлә, "Минзәлә-информ", Чулпан Шафикова). Бүген "Лесной" чишмәсе янында чаңгы трассасында, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, чаңгы ярышлары оештырылды. Ярышта 25тән артык кеше катнашты, анда 18 яшьтән өлкәнрәк булган барлык теләүчеләр дә катнаша алды. Иң өлкән катнашучы-86 яшьлек.

Чаңгычылар арасында Минзәлә РҮХнең баш табиб урынбасары-Муса Хәбибуллин да бар иде:

"Чаңгы сәламәтлек өчен бик файдалы! Мин чаңгыга ел саен басам, кышын көн саен чаңгыда шуам. Табиб буларак, мин гражданнарга спорт белән шөгыльләнергә: чаңгыда, тимераякта шуарга, спорт йөреше белән шөгыльләнергә киңәш итәм."

Ярышларны оештыру өчен җаваплы - "Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге" җитәкчесе Фаяз Хизбуллин хәбәр иткәнчә, Минзәлә районында чаңгы ярышларының популярлыгы арта бара:
"4 гыйнварда без балалар арасында чаңгы ярышлары уздырдык, анда 50 дән артык катнашучы булды. Чаңгычылар өчен шәһәрдә 2 трасса эшли: стадионда һәм "Урман" чишмәсе янында."


Бүгенге ярышларда җиңүчеләрне грамоталар һәм медальләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев