Минзәләдә иң актив китап укчыларны ачыкладылар
Көн темасы

Минзәләдә иң актив китап укчыларны ачыкладылар

2020 ел нәтиҗәләре буенча Минзәлә район авылара үзәкләштерелгән китапханәсенең даими укучылары арасыннан иң-иң активларын ачыкладылар.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы авылара үзәкләштерелгән китапханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлык китап укучыларның саны – 23 470. Укучылар кулына барлыгы  411 742 данә китап бирелгән.

Резедә Ягъфәрова, район авылара үзәкләштерелгән китапханәсе директоры:

–2020 ел нәтиҗәләре буенча зурлар арасыннан иң күп китап укучылар исеменә Валентина Блинова, Радик Зарипов, Зифина Әбүдәрова, Лидия Козелкова лаек булды.  Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасыннан  иң күп китап укучы исеменә лаек булдылар: 1 нче мәктәптән – Эльвина Самерханова, Полина Тюкина, Рената Хөснетдинова, 3 нче мәктәптән – Адел Самерханов, гимназиядән – Әмир Сафеев һәм балалар бакчасына йөрүче Әминә Сафеева.

Шулай ук төрле халыкара, регионара һәм республика конкурсларында  даими катнашучы дусларыбызның исемнәрен дә атап китәсебез килә. Менә алар: 1 нче урта мәктәптән 4-5 нче сыйныф укучылары Данил Арасланов, Тимур Вәҗетдинов,  Рамилә Хәйдарова, Сабина Шәмсуллина, 2 нче мәктәптән Дарина Багманова, медицина училищесы студентлары Альбина Аждер,  Илназ Вәҗетдинов.  Шулай ук педагогия көллиятенең 2 нче тулай торагында яшәүче студентлар да китапханә оештырган һәртөрле чараларда актив катнашып киләләр.

 


Нет комментариев