Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә киез итекләрдә хоккей уйнадылар

Үзара 3 команда ярышты

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Минзәлә шәһәренең Октябрьская урамы буенча урнашкан шугалакта киез итекләрдә хоккей буенча яңа ел ярышы булды.

Үзара 3 команда – "мәгариф бүлеге", "яшьләр бүлеге" һәм үзәк район хастаханәсе (ҮРХ) командалары ярышты.

Ярышларны ачканда, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Фаяз Хизбуллин (ул үзе дә уйнады) әлеге спорт төренең Минзәлә өчен традициягә әверелүен теләве турында билгеләп үтте.

Киеренке көрәштә 1 урынны ҮРХ командасы яулады. 2 урында - "мәгариф бүлеге", 3 урын - "яшьләр бүлеге".

Оксана Шайхразиева, ҮРХнең балалар поликлиникасы шәфкать туташы:

- Уеннан алган хис-кичерешләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Мондый ярышлар ешрак үткәрелсен иде. Гомумән, без сәламәт яшәү рәвеше яклы, ә спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.

Светлана Рахманова, мәгариф бүлеге:

- Уеннан алган хис-кичерешләр - кабат балачакка әйләнеп кайткан кебек. Чөнки без кечкенә чакта да шугалакта дуслары белән хоккей уйнадык. Шугалакка кабат килергә һәм яраткан уенга уйнарга мөмкинлек алуыбыз бик шәп.

Күбрәк фото - безнең "Фотогалерея" рубрикасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X