Минзәләдә Корбан гаете намазы укылды
23 июль көнне җомга намазыннан соң бәйрәм хөрмәтенә хәйрия ашы уздырылачак.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә мөселманнары Корбан гаете намазын укырга дип мәчет каршына җыелдылар - гыйбадәт ачык һавада башкарылды.
Мөселманнарны әлеге бәйрәм белән котлап, Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов:
- Дин ул тәрбия чараларының берсе, яшьләрне тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне саклауда ярдәм итә, үзебезнең тарихыбызны, милләтебезне хөрмәт итүгә өнди. Районыбызда соңгы елларда күп эшләр эшләнә. Башкарган эшләребез дөрес булсын, үзебез бердәм булыйк, - дип билгеләп үтте.
Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков та үз вәгазендә:
- Бүгенге намазыбызга төрле милләт вәкилләре, районыбызның төрле почмакларыннан җыелучылар бар. Мәчетебез алга таба дә барыбызны да берләштерүче үзәк булсын, диде.
Намаздан соң район башлыгы Айдар Салахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев мәчетнең көнкүреше белән танышып чыктылар.
Шулай ук Рәмзил хәзрәт бу атнада 23 июль көнне Минзәлә мәчетендә шулай ук ачык һавада корбан гаете хөрмәтенә хәйрия ашы булачагын хәбәр итте:
- Әлеге чарага инвалидлар, сукырлар җәмгыяте, картлар йорты вәкилләре чакырулы. Шулай ук теләге булган һәр мөселманны көтеп калабыз. Балалар өчен төрле уеннар белән үрелеп барылучы Корбан бәйрәме дә үткәрәчәкбез, диде.
Бу тантана сәгать 12.00 дә укылучы җомга намазыннан соң сәгать 13.00 дә башланачак.
безнең өстәмә
Намаз башланыр алдыннан Рәмзил хәзрәт Садыйков Минзәлә районыннан быел Яр Чаллыдгы Ак мәчет мәдрәсәсен 5 кеше тәмамлавын хәбәр итте: Фирдәвис Нигъмәтуллин, Хуҗәмәт имам-хатыйбы Мисхәт хәзрәт Фәрдиев һәм тагын өч абыстай. Укуны уңышлы тәмамлавы хөрмәтенә имам-мөхтәсип Фирдәвис Нигъмәтуллинга мәчет исеменнән махсус бүләк тә тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев