Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә кышкы балык тоту буенча ярыш һәм уха фестивале узды

Чара инде 3 нче ел рәттән үткәрелә һәм географиясен киңәйтә бара.

(Илшат Вагыйзов. "Минзәлә-информ")

Иртән Минзәлә елгасының Воровский бистәсе ягыннан яр буенда кышкы балык тоту буенча кышкы балык тоту буенча ярыш башланды. Әлеге ярышны оештыручы Минзәлә районы яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин хәбәр иткәнчә, үзләренең балык тоту осталыгын тикшереп карарга барлыгы 60 лап катнашучы теләк белдерде. Алар арасында командалар да, шәхси зачетта катнашучылар да бар иде. Катнашучылар  географиясе Минзәлә районы белән генә чикләнмәде. Яр Чаллыдан, Тукай районының Теләнче-Тамак авылыннан килүчеләр дә бар иде. Нәтиҗәдә 1 нче урынны “Кармак мастер”, 2 урынны “Мензелинск-сервис “, 3 урынны “Мензел Fish“ командалары яулады. Ир-атлар арасында иң күп балык тотучы булып Эмиль Абдуллин, ә хатын-кызлар арасында Альбина Латыпова танылды. Иң эре балыкны Рифнур Кәбиров тотты. Иң яшь балыкчы Тимур Миргаев та билгеләнеп үтелде.

Чараның икенче өлешенә – уха фестиваленә килгәндә, район җирлекләре, оешмалары, уку йортлары үзләренең тематик палаткаларын һәм чыгышларын  тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә җиңүче булып Иске Маҗын җирлеге танылды. Кадрәк, Яңа Маҗын, Юшады авлы җирлекләренең уртак палаткасы 2 урынны яуласа, 3 урында Минзәлә педагогика көллияте калды. “Мондый уханы ашаган юк иде” дигән номинациядә Хуҗамәт һәм Югары Тәкермән авыл җирлекләре җиңде. Махсус гран-прига Ерак Төньяк халыклары гореф-гадәтләрен күрсәткән район мәгариф бүлеге коллективы лаек булды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов тапшырды.

- Әлеге чара яшь буында табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү өчен мөһим, алдагы елларда аны тагын да масштаблырак, башка районнардан да кунаклар чакырып үткәрү мөһим, - диде ул, бәйрәмгә килүчеләрне котлап.

Бәйрәм чарасы районыбыз мәдәният бүлеге хезмәткәрләре чыгышлары белән үрелеп барды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев