Минзәләдә сәләтле балалар слеты узды
Көн темасы

Минзәләдә сәләтле балалар слеты узды

Минзәлә шәһәренең “Мәктәп скверы”нда районыбызның данын яклап, олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган, спортта, сәнгатьтә югары уңышларга ирешкән укучыларны, уку алдынгыларын һәм аларның укытучыларын бүләкләү һәм котлау тантанасы узды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Районыбызда сәләтле, акыллы, тырыш, куйган максатларына ирешүче балалар аз түгел. Әйе, бүгенге көн укучысы  уку белән бергә иҗат итә белергә, инициатива күрсәтергә һәм юлда очраган авырлыклардан курыкмаска тиеш. Алдынгы укучылар алдында чыгыш ясаган район башлыгы Айдар Салахов:

– Соңгы елларда балаларны комплекслы тәрбияләүгә ныграк басым ясау турында еш сөйлибез. Моның өчен районда шартлар тудырылып килә. Балалар бакчалары, мәктәпләр, яшьләр үзәге төзекләндерелә, киләчәктә тагын балалар өчен мөһим булган тагын берничә объект яңартылачак. Балаларны укыту, аларга комплекслы тәрбия бирү, укуда һәм укудан тыш чараларда үсү, үз сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тагын да киңәячәк, – диде ул.

Һәм бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларга һәм аларны әзерләүдә зур тырышлык куйган укытучыларына, “Укудагы махсус тырышлыклары өчен” медаленә претендент булган чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм география фәне буенча БДИ да 100 балл җыйган 3 нче мәктәп укучысы Кирилл Вафинга, аның укытучысын Татьяна Гороховага, “Амбилимпикс” һөнәри осталык күрсәтү конкурсында югары нәтиҗәләр күрсәткән 2 нче мәктәп укучысы Ләйлә Гариповага, аның укытучысы Светлана Петровага Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салаховның рәхмәт хаты белән премияләр тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тә районыбызның алдынгы укучылары алдында чыгыш ясап, киләчәктә дә аларга яңадан яңа уңышларга ирешүен теләде. “Уен” бию ансамбле җитәкчесе Роза Биктагирова, “Сәяр” театр түгәрәге җитәкчесе Ленар Миннемуллин, “Созвездие”-“Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре, спортчы егет һәм кызлар, аларның тренерлары район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевнең рәхмәт хаты һәм премия белән бүләкләнде.    

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев та укучыларга уңышлар теләде, балалар хәрәкәте үсешенә актив өлеш керткән укучыларга үз исеменнән рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.

Кич белән “Мәктәп скверы” нда яшьләр алдында Минзәләбезнең популяр җырчысы Алексей Котлов концерт программасы белән чыгыш ясады.  


Нет комментариев