Кышкы салкын һәм буранлы көннәрдә тәрәзә төбендә бакча чәчәкләренең шулай шау чәчәктә утыруы гаҗәеп күренеш.
(Дифиза Нуриева, “Мензеля-информ”)
Гаҗәеп күренеш, чөнки алар бүлмә гөлләре түгел. Лалә чәчәкләренең суганнарын вакытында утырту, тәрбияләп үстерү зур осталык, тәҗрибә һәм тырышлык сорый. Чәчәк үстерү серләре белән уңган хуҗабикә безнең белән дә бик теләп уртаклашты.
Гөлсем Шәрифҗанова:
–Көз көне үк суганнарны тартмага балчык салып шунда утыртам. Тартманы суганнар өшемәслек итеп кышка бакчада тирән итеп казылган чокырга күмеп куям. Гыйнварның 20 ләрендә тартманы казып алып, өйгә алып кереп тәрәзә төбенә куям. Һәм шуннан гадәти чәчәкләр, гөлләр караган кебек тәрбиялим. Февраль аена менә шулай матур итеп чәчәк аталар.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев