Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләдә үзәк район хастаханәсен бизәделәр

Госпитальләрне һәм хастаханәләрне Яңа ел атрибутикасы белән бизәү инициативасы белән "Бердәм Россия” партиясе чыкты.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Минзәлә районында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе активистлары Минзәлә үзәк район хастаханәсен бизәделәр.

Роза Салдаева, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре:

- Хастаханәдә ковид госпитале төзелүенә карамастан, бәйрәм һәркемгә кирәк. Коронавирус йогышы безне көн саен кеше гомерен саклап калучыларны бәяләргә өйрәтте.

Хастаханәнең баш шәфкать туташы Ләйлә Нуртдинова билгеләп үткәнчә, табиблар өчен теләсә нинди ярдәм бик мөһим:

- Пациентлар белән эшләү күп. Хастаханә персоналына һәм пациентларга алар турында кайгыртулары, кәефләрен күтәрүләре һәм хуплаулары бик күңелле булды. Табиблар һәм медхезмәткәрләр каты цейтнот режимында эшлиләр, шуңа күрә пандемия чорында волонтерларның ярдәме бик кирәк һәм файдалы.

Минзәлә җирле бүлегендә хәбәр итүләренчә, Яңа ел төнендә алар табибларга махсус партия акциясе #СпасибоВрачам кысаларында татлы бүләк – зур торт алып килергә планлаштыра. Акция «Бердәм Россия»инициативасы буенча COVID-19 пандемиясе башыннан бирле үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X