Минзәләлеләр Ленин паркының киләчәге буенча үз тәкъдимнәре белән уртаклаштылар
Паркны төзекләндерү буенча эшләрнең беренче чираты агымдагы елга билгеләнгән, ә икенче чиратка 2022 елда керешергә планлаштыралар.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Минзәлә шәһәренең битараф булмаган кешеләре Ленин исемендәге шәһәр паркын төзекләндерү планы буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр. Алар үз фикерләрен паркны төзекләндерүнең 2 чираты буенча иҗтимагый тыңлаулар барышында белдерделәр.
Тыңлауларны ачып, Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев:
- Соңгы елларда шәһәрдә Татарстан җитәкчелегенең зур ярдәме белән һәм шәһәр халкының битараф булмаганлыгы нәтиҗәсендә Муса Җәлил исемендәге парк, “Мәктәп скверы” төзекләндерелде. Хәзер уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында катнашу нәтиҗәсендә Ленин исемендәге парк икенче сулыш алачак. Тыңлауларда катнашучыларны фикер алышуда иң актив катнашырга чакырам. Шуны да онытмаска кирәк, үз идеяләребезне тәкъдим итеп, без шәһәребез, районыбыз тарихына үз өлешебезне кертәбез, киләчәктә балаларыбызга, оныкларыбызга бу матурлыкның безнең ярдәм белән дә барлыкка килүен әйтә алачакбыз,- билгеләп үтте
Ул шулай ук 26 апрельдән 30 апрельгә кадәр төзекләндерү өчен проектларны билгеләү буенча онлайн-тавыш бирү булачагын да хәбәр итте, минзәләлеләрне нәкъ Ленин исемендәге паркны төзекләндерүнең 2 нче чиратын якларга чакырды
Аннан соң проектны эшләүче - Miriada Group (Казан шәһәре) төркеме вәкилләре PR-менеджер Рөстәм Шәкүров һәм архитектор Зөлфия Мулагалеева фикер алышуга җыелучыларны төзекләндерүнең беренче һәм икенче чиратларын гамәлгә ашыру барышында планлаштырылган эшләр белән таныштырдылар. Аларның концепциясе парк тарафыннан шәһәрнең тарихи мирасы гәүдәләндерелүне һәм анда шәһәр халкы өчен актив һәм күңелле ял итү өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудырылуны үз эченә ала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проект буенча каралган объектлар шәһәрлеләрнең онлайн-форматта узган беренче тыңлауларда яңгыраган теләкләрен исәпкә алып кертелгән иде. Шулай итеп, паркта эко-сукмак, ачык һавада музей, күзәтү мәйданчыгы һ. б. барлыкка киләчәк.
Ә инде икенче чират буенча фикер алышуда биредә районның танылган кешеләре истәлеген мәңгеләштерү, «панда-парк» булдыру, спорт белән шөгыльләнү һәм физкультура дәресләрен үткәрү өчен уңайлы шартлар тудыру, паркка «Урам» программасын тормышка ашыру элементларын кертү, Кызыл китаптагы сирәк төр хайваннар яки район фаунасында яшәүчеләр рәвешендәге МАФлар урнаштыру, фото өчен «блиц-кабиналар», смартфоннар өчен урам зарядниклары, «ана һәм бала бүлмәләре» ясап кую һ. б. кебек тәкъдимнәр яңгырады.
Барлык тәкъдимнәр дә язып алынды. Рөстәм Шәкүров билгеләп үткәнчә, алар барысы да гамәлгә ашырылачак дигән гарантия булмаса да, төзекләндерү, беренче чиратта, шәһәрлеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып башкарылачак. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, WhatsApp чат һәм Instagram аккаунты булдырылачак. Минзәләлеләр үз тәкъдимнәрен шушы социаль челтәрләр аша да җибәрә алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев