Минзәләлеләр салым түләргә ашыкмый
Көн темасы

Минзәләлеләр салым түләргә ашыкмый

Билгеле булганча, 1 декабрьга чаклы физик затлар җир, милек һәм транспорт салымын түләп куярга тиеш. Соңыннан бурыч өчен пенялар туплана башлый.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Салым җыю темпы авыл җирлекләрендә дә төрлечә бара, әйтик 5 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча карасак, кызыл зонада булган, ягъни шул вакытка барлык салымның 13,3 %ын гына җыйган Яңа Мәлкән авыр җирлеге бер атна эчендә 69,6 % ка җиткергән! Яңа Маҗын авыл җирлеге шулай ук 35,3% тан 67,6 % ка, Коноваловка 33,1% тан 50,7%ка, Тауасты Байлар авыл җирлеге 35,5% тән 53,2%ка, Урыс авыл җирлеге 41%тан 56% ка арттырган.

Ландыш Кондратьева, районның финанс-бюджетпалатасы рәисе:

–12 ноябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, район буенча барлык салымнарның 47 % ы җыелган, бер атна алда җыелган салымнар күләме белән чагыштырсак, 12 % ка арткан. Салым җыю шәһәрдә акрын темпта бара – барлык салымның 42,6 % гына җыелган. Шулай ук районыбыз бюджетын тулыландыру, төрле программаларда актив катнашу һәм әлбәттә инде шәхсән үзегезгә бурыч җыймас өчен салымнарны вакытында түләп кую мөһим. Авыл җирлекләрендә дә, бигрәк тә Воровский, Иске Маҗын, Юшады авыл җирлекләре башлыкларына салым түләүчеләр белән актив эш алып барырга кирәк. Әлеге җирлекләрдә барык салымны җыю күләме 25,5-33,3% кына тәшкил итә.


Нет комментариев