Минзәләлеләрне “Урманны саклыйк” акциясендә катнашырга чакыралар
Районыбызның урман фонды территориясендә “Урманны саклыйк” акциясе кысаларында агач утырту оештырылачак.
Әлеге акция Коноваловка һәм Тупач авыллары янында уздырылачак. 4 октябрь көнне Тупач авылы янында 3200 төп чыршы һәм Коноваловка янында 2 мең төп нарат утыртылачак. Ике мәйданчыкта да эшләр сәгать 9 да башланачак. “Бөтен инвентарьне урында бирәчәкләр, бары тик кил һәм катнаш”, диләр оештыручылар.
безнең өстәмә
Акция Татарстанда 4-10 октябрь көннәрендә үткәреләчәк. Барлыгы республика буенча агач утырту өчен 155 мәйданчык билгеләнгән. Әлеге чарада катнашуга дәүләт органнары, яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре чакырулы. Катнашырга теләге булган кешеләргә сохранилес.рф сайтына кереп, үзләренә иң якын мәйданчыкны сайларга һәм әлеге мәйданчыкта эшләр өчен җаваплы булган Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән элемтәгә керергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев