Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәләнең көрәш мәктәбендә беренче ярышлар үтте

Дөресрәге ярыш түгел, ә көрәш секциясенә яңа гына йөри башлаган балаларның физик әзерлеген тикшерү булды.

Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ
Нефтьчеләр бистәсендәге элеккеге клуб бинасы шахмат мәктәбе өчен тәгаенләнгән иде. Әмма соңгы карар нигезендә бинаны көрәшчеләр карамагына тапшырдылар. Зыяны юк. Рәмзил Бәдриевның әлегә энергиясе бар. Район өчен әзерләнгән көрәшчеләр сафын якындагы берничә елда күрербез дип өметләник.
Бүген ярыш үзенчәлекле иде. Көрәшчеләр сафына басарга теләүче 10- 12 яшьлек малайлар тизлеккә манекенны егарга һәм матага башны терәгән килеш аның тирәсендә әйләнергә тиешләр булдылар. Кем җитезрәк- шул җиңүче. Хәтта медаль, грамоталар әзерләнгән иде. Судьялар да булды. Миңа калса, бүгенге сынауда җиңүчеләр дип икенче көнне тренировка теләп килгән малайларны һәм кызларны атарга буладыр.
Әйе, көрәшкә кызлар да йөри. Рәмзил Бәдриев тәрбияләгән берничә кыз, билбау көрәше буенча төрле дәрәҗәдә чемпионнар да булдылар, хәтта!
Әмма районга шахмат мәктәбе өчен бина да һичшиксез кирәк. Шахматта җиңүләр өчен фигуралар салынган такта гына җитми.Көчлеләр - ярышларда ачыла. Ярышлар һәм уйлап шөгыльләнү өчен, өстәле дә урындыгы да кирәк. Аларны ярыш булган урыннарга күчереп йөртеп булмый. Бина булса күнегүләр үткәрергә дә, ярышлар оештырырга да була. Азат Шагалиев энергиясе белән Минзәлә шахматчылары Татарстан рейтингында күренә башлады инде. Ярышларда җиңү өчен күнегүләр үткәрергә шартлар тудырылган урын кирәк.
Шахматка да мөмкинлек табылыр дигән өметтә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев