Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәлкән җирлегендә Яңа елны зур түземсезлек белән көтәләр

Бәйрәм сулышы урамнарда да сизелә: оешма-учреждениеләр үз территорияләрен бизәп, матурлап куйдылар. Кемнәрдер чыршы һәм төсле яктырткычлар урнаштыра, кайберәүләр кардан әкият иле ясый.

(Минзәлә, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Резеда Шигапова, Яңа Мәлкән  авыл җирлеге сәркатибе:

Кыш бабай һәм Кар кызы, ел символы – үгез, сәгать, чыршы, савыты белән бал тоткан аю баласы... Кар сыннарын укытучылар, техперсонал, тәрбиячеләр, балалар, әти-әниләр белән бергәләп ясадылар. Сыннар мәктәпкә, балалар бакчасына керү юлын бизәп торалар.

Иң беренчеләрдән булып кар сынын – 2021 ел символы булган Үгезне китапханә янына Зөлфия белән Өлфәт Равиловлар  ясап куйды. Авыл кешеләре шунда туктап фотосессия ясыйлар. Капкадан кергән урында ике яклап ясап куелган төрле төстәге фонарьлар да гаҗәеп матурлык өсти.

Клуб янында матур итеп бизәлгән чыршы һәркемне үзенә чакырып тора. Авыл җирлеге бинасы янындагы чыршы да бик матур итеп бизәлгән.  Болар барысы да авыл халкының күңелен күтәрә, Яңа ел рухы өсти.

 Урамнарны бизәүгә, кар сыннарына конкурста җирлектәге оешмалар арасыннан 1 нче урын башлангыч мәктәпкә бирелде, 2 урынга Дусай Кичү клубы, 3 урынга балалар бакчасы лаек дип табылды. Шәхси хуҗалыклар арасында беренчелекне узган елдагыча, Яңа елга йортларын һәм урам якны матур итеп бизәгән Рая Әүхадиева алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев