Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Начальник кешегә “абый” диләр

Минтимер Шәймиевнең Минзәлә Сельхозтехникасын җитәкләгән чорларын райондашларыбыз сагынып искә алалар. Шул ук вакытка бәйле кызыклы хатирәләр дә сакланып калган. Фотода - Минзәлә Сельхозтехникасы коллективы

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Мәсәлән, Иркәнәш якларында түбәндәге вакыйганы еш искә төшерәләр.

Шулай, бервакыт эш буенча Минтимер Шәрипович Тукай колхозына килә.

Шәймиев колхоз хезмәтчәннәре белән күрешә (алар арсында Яңа Иркәнәш авылыннан Әмирҗан абый Әхмәтханов та була), эшләре турында сораштыра. Җор телле Әмирҗан абый, яшь белән Минтимер Шәриповичтан өлкәнрәк булса да, аңа “Минтимер абый” дип эндәшә.

Шәймиев, үзеннән зуррак кешенең аңа “абый” дип эндәшүенә бераз аптырап: “Туктале син ничәнче елгы?”, - дип сорый. “1929 елгы”, ди Әмирҗан абый.

- Ә нигә миңа “абый” дип эндәшәсең алайса, - дип сорагач, Әмирҗан абый югалып калмый, “Соң начальник кешегә “абый”, диләр инде”, дип җавап кайтара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев