Рәхәтләнеп эшләделәр, аннан тәмле ризыклар белән сыйландылар
Көн темасы

Рәхәтләнеп эшләделәр, аннан тәмле ризыклар белән сыйландылар

«Кучканка» чишмәсе янын тәртипкә китерүдә Рамил Кәримов җитәкләгән АТП коллективы зур көч куя.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ

Берничә ел элек су алырга төшәр өчен тимердән баскычлар ясадылар. Язгы чистарыну чорында өмәләрдә катнашалар.

Быел бу территориягә ТОС җитәкчесе булып Анна Власова килгәч, Кучканга тирәсен җыештыруга игътибар артты.

Үткән атнада биредә педагогия көллияте студентлары һәм икенче мәктәп укучылары катнашында чишмә тирәсен чистарту буенча зур эш башкарылды. Балалар Чиста шәһәр оешмасы биргән перчаткалар белән, шул ук оешма тәэмин иткән капчыкларга чүп- чар, яфраклар тутырдылар. Рамил Кәримов балаларны чишмә янына алып килү өчен автобус бирүдән тыш, эш беткәч, аларны тәмле, кайнар ризык белән дә сыйлады.

Кучканка тирәсен чүптән арындыру дәвам итәчәк. Анда тагын МЧС коллективы да катнашачак. Шул тирәдә яшәүчеләр дә үз өлешләрен кертерләр дип көтелә.

Анна Власова, ТОС җитәкчесе:

-Беренче зур өмәдә катнашучы балаларга, аны оештырган җитәкчеләргә, бик рәхмәтлемен. Үзебез яшәгән территорияне чүпләмәсәк, көн саен өмә үткәрмичә, тизрәк чистарыныр идек.

Чисталыкка җыештырып кына түгел, чүпләмичә дә ирешеп булуын онытмасак иде!


Нет комментариев