Ремонтланган балалар бакчасы - район мөмкинлекләрен күрсәтүче объект булачак
Бүген төзелеш эшләре белән танышу дүртенче балалар бакчасыннан башланды.
(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Бүгенге булган ике объект та яңа уку елына әзер булырга тиеш.
Айдар Салахов, район башлыгы:
- Дүртенче балалар бакчасы гына түгел, Атлар мәйданы тулы бер төзелеш мәйдәнын хәтерләтә бүген. Президентыбыз Рөстәм Минниханов ишек алларын төзекләндерү өчен саллы ярдәм күрсәтсә, балалар бакчасын һәм аның территориясен сыйфатлы эшләп бетерү - район бурычы. Башка елларда шәһәр мәктәпләрен күмәкләшеп тәртипкә китергән кебек эшлисе була. Быел мондый эш икеләтә энергия таләп ителәчәк.
Бүген район җитәкчелеге һә җаваплы белгечләр шулай ук Школьный скверындагы эшләр белән танышты. Койма артыннан бар кеше дә күрми, шактый күләм планлаштырылган эшләр башкарылган. Район башлыгы объектны тапшырганда тирә-яктагы биналарның фасадкаларын да тәртипкә китерергә кушты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев