Режиссер Тимур Кулов: "Минзәлә артистлары белән эшләү күңелле булды"
Минзәлә драма театры сәхнәсендә куелган «Җәмилә» мелодрамасы режиссеры Тимур Кулов Минзәлә актерлары белән ничек эшләүләре, «Җәмилә»гә үз карашы турында һәм безнең шәһәргә тагын килергә җыену планнары белән уртаклашты.
(17 ноябрь, Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). Тимур Кулов - «Җәмилә» спектакле режиссеры Минзәлә редакциясе корреспонденты белән мелодрама турындагы фикерләре белән уртаклашты:
- Мелодраманың темасы һәркемгә дә якын. Мин әлеге сәхнәләштерелгән әсәрнең темасын сугыш дип кенә чикләп билгеләмәс идем. Монда үзеңне эзләү, кем булганыңны, нинди юлдан барганыңны аңлау турында сүз бара. Хәзерге заман шәхесенең ата-бабаларына һәм нәсел-нәсәбәткә мөнәсәбәте чагылдырыла. Син кем һәм кем синен атаң-анаң – шуны аңлатып бирергә тырыштык без тамашачыга.
- Минзәлә театры артистлары белән эшләү ничегрәк булды?
- Алар бик креатив, индивидуаль, мөстәкыйль, даими рәвештә яңа иҗади юллар эзлиләр, экспериментлардан курыкмыйлар, эшләве күңелле булды. Авырлыклар һәм бәхәсләр, әлбәттә, туды инде, тик, Аллага шөкер, алар иҗади характерда гына иде. Эш шартлары авыррак булды, - без бит ком белән эшләдек, әмма берәү дә көйсезләнмәде, катнашудан баш тартмады. Минзәлә артистлары булдыралар!
- Яңа иҗади идеяләр белән безнең шәһәргә тагын килергә җыенасызмы?
- Минзәләгә яңадан килергә бик теләр идем. Килермен дип уйлыйм, ләкин фаразлар бирергә яратмыйм.
Исегезгә төшерәбез, 13нче ноябрь көнне Минзәлә театры сәхнәсендә «Җәмилә»мелодрамасының премьерасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев