Райондагы авыл мәдәният йортлары авылдагы үрнәк гаиләләр белән әледән-әле социаль челтәрләрдә онлайн режимда туры эфир оештыралар.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ)
Әниләр көне уңаеннан Яңа Мәлкән авыл мәдәният йорты директоры Светлана Упаева чираттагы туры эфирны күп балалы әни – Галина Упаева белән оештырды.
Светлана Упаева:
–Пандемия вакытында без дә саклану чараларына җитди карыйбыз. Аптырап, нишлик икән дип утырмыйбыз, онлайн режимда үткәрелүче төрле конкурсларда да катнашабыз. Шулай ук төрле чаралар үткәрергә тырышабыз. Әйтик, үзебезнең Мәлкән клубы битендә туры эфирда мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр белән генә түгел, авыл тормышында актив катнашкан авылдашларыбыз, якташларыбыз белән очрашулар оештырабыз. Әниләр көне уңаеннан авылыбыздагы 8 бала анасы Галина Упаева белән туры эфирда үткәрелгән очрашу күпләргә ошаган, комментарийлар калдырдылар. Аңа кадәр "Мәлкәнәй" керәшен халык фольклор коллективының баянчысы Альберт абый Назаров белән шундай очрашу үткәрелгән иде. Мондый очрашуларны алга таба да планлаштырабыз.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев