Тантана оешкан төстә үтте
Иске Маҗын авылындагы Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында Җиңү көненә багышланган тантана ике тапкыр үтте.
(Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ”)
Апрель аенда ул Кадет мәктәбендә укучылар катнашында хәрби- патриотик темага багышлап киң форматта үтте. Бүген исә бәйрәм тантанасында укытучылар, авыл кешеләре белән берлектә үткәрелде.Тантанада җирлек башлыгы Эльверт Шаймарданов, мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев чыгыш ясады. Бәйрәм тантанасында катнашучыларны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән ТАТМЕДИА ның Минзәлә филиалы баш мөхәррире- җитәкчесе Илдус Шаһиев котлады.
Митингта катнашучылар кадет мәктәбе укучысы Данил Сомовның сугыш темасына багышланган шигырьләрне яттан сөйләвен алкышларга күмделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев