Танылган шагыйрь Минзәлә районы блогерына автограф белән китап бүләк итте
“Җор телле, көр күңелле Шәкүр бабайга истәлек итеп, хөрмәт белән”...
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Танылган татар шагыйре Ленар Шәех Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылыннан блогер Шәкүр бабай - Азат Шәкүровка автограф белән үзенең китабын бүләк итте.
- Ленар әфәнде минем инстаграмдагы иҗатымны күптәннән күзәтеп бара, комментарийлар яза. Улым Айрат Казанга минем балымны сатарга алып барган иде, шунда Ленар Шәех миңа дип үзенең китабын бүләк иткән. Мин бик шатмын, шагыйрьгә яңадан яңа иҗади уңышлар һәм бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы телим, - ди Азат абый.
Әлеге быел гына чыккан китап “Казан-Мәскәү” дип атала, анда Ленар Шәехнең шигырьләре, поэмалары һәм балладалары тупланган.
безнең өстәмә
Ленар Шәех – Минзәлә өчен бик якын кеше. Ул тумышы белән Актаныш районы Такталачык авылыннан. 1999-2002 елларда безнең хезмәттәшебез, “Минзәлә-информ” журналисты Дифиза Нуриева белән Минзәлә педагогика көллиятендә татар теле һәм әдәбияты төркемендә укыды.
Ленар Шәех - Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, Татарстан һәм Россия Журналистлар берлекләре (2006), IFJ Халыкара журналистлар ассоциациясе (2006), Татар ПЕН-клубы әгъзасы (2000), Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе (2007).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев