Кичә ветераннар Советы каршында эшләп килүче «Мәдәни җомга» иҗат берләшмәсенең «Асыл зат» рубрикасы кысаларында мәдәни мирас йортында үтте.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Чыннан да, Мөслимә Гайниева «Асыл зат» исеменә бик тә лаек кеше. Бүгенге көндә ул Тауасты Байлар мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Нур» халык театры, «Ядкарь» фольклор ансамбле, гармунчылар ансамбле җитәкчесе, шагыйрә, уллары һәм киленнәренең кадерле әнисе, өч оныгының яраткан әбисе.
Иҗат кичәсе «Нур» халык театры артистларының Гөлшат Зәйнашеваның «Тузган тораклар бетсен» спектакленнән өзек күрсәтү белән башланып китте һәм матур теләкләр, ихлас шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.
40 елдан артык гомерен мәдәниятка багышлаган Мөслимә Гайниева күп хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора. Иҗат кичәсенә килүче хезмәттәшләре дә аның хакында бары тик җылы сүзләр генә әйтте, ихлас теләкләрен җиткерде, матур истәлекләр белән уртаклашты.
Мөслимә Гайниева мәдәният хезмәткәре генә түгел, ә шагыйрә дә әле. Аның «Күңелем бураннары» дип аталган шигырьләр җыентыгы да бар. Гәрчә ул үзен тыйнак кына «мин шагыйрь түгел, күңелдәге фикерне кәгазьгә төшерүче генә» дисә дә шигырьләре тирән эчтәлекле, күңелгә үтеп керерлек итеп язылган. Кичә барышында «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсе шагыйрьләре дә Мөслимә ханымның иҗатына югары бәя бирделәр, аңа багышлап шигырьләрен укыдылар.
Кичәне бик матур итеп Роза Фәхретдинова алып барды.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев